20 февраль 2018 яңалыклары
-
Ләйлә Фазлыева ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде
"Ләйлә Фазлыева вице-премьер вазифасында социаль мәсьәләләр блогын алып барачак", - диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Ләйлә Фазлыева Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасына тәкъдим ителде. Бүген бу мәсьәлә Дәүләт Советы утырышында каралды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин социаль сәясәт комитетының үзенең утырышында Фазлыева кандидатурасын каравын билгеләп узды. Татарстан...
-
Әгерҗедә ир-егетләргә багышланган концерт була
22 февральдә 15 сәгатьтә район Мәдәният сараенда "Ир-егетләргә багышлана" исемле бәйрәм концерты була. 24 февральдә 20 сәгатьтә район Мәдәният сараена ретро-дискотекага көтеп калалар.
-
Әгерҗедә “Әйдә, сайлауга“ республика проекты старт алды
"Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ләйсән Хәкимова һәм "Олимп" спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллин яшьләргә РФ Президентын сайлау үзенчәлекләре хакында сөйләделәр. Очрашуга яшь сайлаучылар - Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы студентлары һәм шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара әңгәмә форматында узды....
-
Медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр + ФОТО
Районның сәламәтлек саклау системасына зур өлеш керткәннәре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнделәр: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән: Алия Әбүзәр кызы ВАХРУШЕВА - педиатрия бүлекчәсе палата шәфкать туташы. Рәзилә Рифкать кызы ЛАТЫЙПОВА - терапия бүлекчәсе палата шәфкать туташы. ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белән: Адилә Марат кызы НӘФЫЙКОВА -...
-
Яңавыл үзешчәннәре Тирсә тамашачысын шаккатырды
Тирсә Мәдәният йортында Яңавыл үзешчәннәре концертын тамашачы тын да алмый карагандыр, мөгаен. "Күңелле тамаша"да барысы да бар иде: юмор-сатира да, җыр-биюләр дә, күңел кылларын тибрәтердәй шигырьләр дә. Концертны авылдашларыбыз Габдулла абый һәм Гүзәлия апаның кызлары Гөлназ һәм кияүләре Сирин Мөхәммәтдиновлар алып барды. Бар яктан да килгән алар: сәнгатьле сөйлиләр, матур...
-
2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды
Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә. (Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды. Әлеге программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында 17 муниципаль архив төзекләндерелде. 2018 елда тагын 19 муниципаль архивта ремонт үткәрү планлаштырыла. Быел да әлеге...
-
Бу атнада өч көн ял итәбез
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк. 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе...